Лябиб Лерон. Любовь Такташа

Дата: 13-04-2018 | 11:04:09

(перевод с татарского)

1980 год, 18 октября.
Мы, студенты-поэты, Ркаил Зайдулла, Газинур Мурат и я –
в квартире Хасана Туфана. Поэт рассказывает:
«...В то время мы уже были знакомы, дружили с Такташем.
Мы с Кутуем жили в одном номере гостиницы «Болгар»...
Как-то Адель обронил: «Давайте все трое женимся
в одно время!..» Первым женился Такташ. Его женой стала
стройная, красивая девушка по имени Гульчира. Потом...»
(Из дневника)



Хасан ага о друге говорит
И по следам Такташа нас ведёт…
Воспоминанье звёздочкой горит,
Из глубины мерцает и поёт…
И по следам Такташа нас ведёт.

Не зря, мол, славный Гоголь был воспет:
«Все из его шинели вышли враз,
И у татар особый есть бешмет, –
Мы из Такташа вышли в добрый час,
Как из Тукая вышел он до нас…»

А лунный свет к окошку льнёт и льнёт,
Быть может, он – из тех далёких лет?
Такташ-бродяга взору предстаёт,
И оживает светлый силуэт, –
Как лунный свет из тех далёких лет…

Хасан ага рассказывает так:
Любовь поэта – вот его беда…
Когда такое сам не испытал,
То и понять не сможешь никогда.
Любовь Такташа – вот его беда.

У юности есть имя – Гульчира,
Родятся пери дивной красоты.
Забывший о любви ещё вчера,
Вновь очарован девой будешь ты – 
Чудесной пери дивной красоты…

Напишет время грустную главу, –
Любовь – не только из счастливых дней, –
Когда лишь дети держат на плаву,
В то время как душа давно на дне…
Любовь – не только из счастливых дней.

…Не то ли в горле огненная дрожь,
Не то ли в сердце горькая вода?
Как ни желал бы, вряд ли ты поймёшь:
Любовь Такташа – вот его беда…
Мы не поймём поэта никогда.

Декабрь, 2000 год

_______________________________

Такташ яратуы


1980 ел, 18 октябрь.

Без, студент-шагыйрьләр, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм мин,
Хәсән ага Туфан фатирында. Шагыйрь сөйли:
«...Такташ белән инде танышкан, дуслашкан чак.
Кутуй белән бергә «Болгар» номерында бер бүлмәдә яшәгән вакыт...
Берчак Гадел әйтеп ташлады: «Әйдәгез, өчебез дә бер үк вакытта
өйләнәбез!..» Беренче булып Такташ өйләнде. Сылу, чибәр генә
Гөлчирә исемле кыз алды ул. Аннары...»

(Көндәлектән).



Якын дусты Хәсән ага сөйли...
Ияртә дә безне үзе белән
Еллар эргәсенә алып китә –
Йөртә безне Такташ эзләреннән...
Ияртә дә безне үзе белән.

Сөйли безгә:
«Урыс әдипләре
Гоголь «шинеленнән» чыккан кебек,
Татарның да күпме шагыйрьләре
Такташ шигыреннән чыкты килеп –
Тукай шигыренә чыккан кебек...»

Тәрәзәдән төшкән ай яктысы
Шул елларның әллә яктысымы?!–
Безнең күзалдында гәүдәләнә
Такташ-браматның якты сыны, –
Шул елларның әллә яктысымы...

Хәсән ага сөйли – бәян итә:
Такташ фаҗигасен, шагыйрь гыйшкын...
Үз башыңа әгәр төшмәсә ул,
Аңлый алмас кебек аны һичкем –
Шагыйрь фаҗигасен, Такташ гыйшкын.

Үсеп тора кызлар, очрап тора
Пәризатлар кебек гел чибәрләр.
Иләсләнмәс сыман җаныдны да
Иләс-миләс итәр Гөлчирәләр, –
Пәризатлар кебек гел чибәрләр...

Гел шатлыктан гына тормый Сөю, 
Булыр парә-парә килгән мәлләр, – 
Бала хакына дип яшәүләрең
Тоташ януларга әверелгәндә...
Булыр парә-парә килгән мәлләр.

...Бугазымда әллә утлы төер,
Күңелемдә әллә ачы юшкын?..
Теләсәм дә аңлый алмам сыман –
Такташ фаҗигасен, шагыйрь гыйшкын...
Мәңге аңламас аны һичкем.

Декабрь, 2000




Галина Булатова, поэтический перевод, 2018

Сертификат Поэзия.ру: серия 1365 № 133719 от 13.04.2018

1 | 2 | 1197 | 25.04.2024. 03:35:04

Произведение оценили (+): ["Алёна Алексеева"]

Произведение оценили (-): []


мудрые жизненные строки с ароматом древности и отзвуком классики; 

красивы и по форме, замечательно!

Алёна, сердечно благодарю за отклик!